Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә Советлар Союзы Герое Исмәгыйль Хәкимовның тууына 100 ел тулу билгеләп үтелде
Батырның якыннары аның туган ягына беренче тапкыр аяк басты, улы әтисе ядкарен музейга бүләк итте.
(Чүпрәле районы, 2 ноябрь, “Татар-информ”, “Туган як”, Рәшит Фәтхуллов). 1 ноябрьдә Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, татар халкының данлыклы улы - Зур Чынлы авылында туып үскән якташыбыз Исмәгыйль Хәкимовның тууына 100 ел тулды (1916-1986). Туган төбәгендә легендар десантчы-диңгез пехотачысын онытмыйлар. Аның олы юбилее уңаеннан районда зур чаралар үткәрелде, дип хәбәр итә Чүпрәленең “Туган як” газетасы.
Искә алу тантанасына әзерлек эшләре төбәктә август аенда ук башланган иде. Каһарманның тормышына һәм батырлыгына багышлап, мәктәпләрдә инша язу буенча район конкурсы оештырылды, герой исемендәге кубокка волейбол ярышлары үткәрелде.
Исмәгыйль Хәкимовның тууына 100 ел уңаеннан, район җитәкчелеге чакыруы буенча бирегә бер төркем кунак кайтты. Алар арасында аның иң якын кешеләре - улы Тәлгать, оныгы Айдар һәм оныкчыгы Эльвира, кияве Максим, аларның кызы Диана һәм ил батыры гаиләсенең якын дусты Юрий Валентинович та бар иде. Районга кайту юлында аларны Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов белән урта мәктәп директоры Наил Низамов каршы алып, хөрмәт күрсәтергә ашыкты.
Кунаклар сәфәрләрен Зур Чынлы урта мәктәбенең актлар залында авылдашлары белән очрашудан башлады. Сүз алып чыгучылар күп булды. Авыл халкы, чыннан да, якташ геройлары хакында бик кызыксына. Олы яшьтәгеләр каһарманның Бакуда яшәүче туган-тумачаларын да барладылар. Укучы балалар кунакларның күңелен күтәреп, сәхнәгә чыгып җырлады, биеде.
Аннан соң мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Каһарманның улы Тәлгать әтисенең истәлек ядкаре булып гомер буе сакланган Николаев шәһәренең ачкычын мәктәп музеена тапшырды. 1944 елның мартында шушы шәһәрне азат итүдә батырлык үрнәкләре күрсәткәне өчен 384нче десант батальоны составында матрос Исмәгыйль Хәкимовка һәм тагын 67 десантчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Өлкән лейтенант Костантин Ольшанский җитәкчелегендәге диңгез пехотачылары отряды 2 тәүлек буена дошманның 18 атакасын кайтара, 700дән артык гитлерчыны тар-мар итә. Аларның батырлыгы совет гаскәрләренә камалыштагы шәһәрне кулга төшерү һәм дошманның диңгездән качып китүенә юл куймау мөмкинлеге бирә.
Геройның якыннары һәм Зур Чынлы авылы халкы, бергәләшеп, Мәдәният йорты каршындагы обелиск һәм Исмәгыйль Хәкимовның бюстына гөлләмәләр һәм чәчәкләр салдылар.
Көннең икенче яртысында кадерле кунакларны район Мәдәният йортында каршы алдылар. Зал шыгрым тулган иде. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков каһарманның якыннарын ихлас күңелдән Чүпрәле җирендә сәламләде. Бүген алар әтиләре һәм бабайларының туган төбәгенә беренче генә аяк басулары иде. Шуңа да мондый очрашуны оештырганнары өчен алар район җитәкчелегенә бик рәхмәтле булды. Тантана барышында Николаев шәһәре өчен барган канлы сугыш турында кыска метражлы кинофильм да күрсәтелде. Призлы урыннарга лаек дип табылган инша язучы укучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Соңыннан район үзәгендәге Дан монументы янындагы Мәңгелек ут янына һәм Каһарманнар аллеясындагы Исмәгыйль Хәкимов бюстына веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Кунаклар районның Төбәкне өйрәнү музеенда да булып, Чүпрәле җирлегендә туып үскән каһарман шәхесләрнең тормышлары һәм батырлыклары белән таныштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз