news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Советлар Союзы Герое Фазлаев Нурулланың 110 еллыгын билгеләп үттеләр

Сәхнәдә сугыш еллары җырлары яңгырады, ул кырыс еллар турында сюжетлар күрсәтелде.

Чүпрәледә Советлар Союзы Герое Фазлаев Нурулланың 110 еллыгын билгеләп үттеләр
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 10 март, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов).  Чүпрәледә Советлар Союзы Герое Фазлаев Нурулла Гарифулла улының тууына 110 ел булды. Шул уңайдан тантаналы чара район үзәгендә Геройлар Аллеясында башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ветераннарның район Советы әгъзалары һәм Мунчәли мәктәбе укучылары каһарман бюстына венок куйдылар. Аннан соң тантана район тарихын өйрәнү музеенда дәвам итте. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Район геройларын искә алу уңаеннан бер минутлык тынлык игълан ителде. 

Көннең икенче яртысында чаралар Мунчәли авылы мәдәният йортында дәвам итте. Герой юбилее кысаларында тантанада катнашучылар шул дәһшәтле сугыш, сугышларда һәлак булган һәм исән калган сугышчылар, аларга язмыш биргән кырыс сынаулар һәм аны намус белән үтәүләре турында искә төшерделәр. Сәхнәдә сугыш еллары җырлары яңгырады, ул кырыс еллар турында сюжетлар күрсәтелде.

Н. Фазлаев 1909 елның 6 мартында Татарстан АССР Чүпрәле районы Мунчәли авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 сыйныфны тәмамлый. 1940 елда Казахстанның Джамбул шәһәренә күчеп килә. Урман эшкәртү эшләрендә, горкомхозның ремонт-төзелеш конторасында ташчы булып эшли. Совет Армиясенә алынгач, 1941 елның августыннан 253 нче инженер-төзелеш батальоны составында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100