news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә штраф түләмәүче 89 шоферга беркетмә төзелгән

Шуларның 9ы мәҗбүри эшкә тартылды, икесе 15 тәүлеккә кадәр төрмәгә утыртылды.

(Чүпрәле, 28 май, "Татар-информ", "Туган як"). Быелның дүрт аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф акчасын вакытында түләмәгән 89 шоферга карата административ материал төзелде һәм төрле җәзага тартылды, дип яза район газетасы.

Шуларның 9ы мәҗбүри эшкә тартылды, икесе 15 тәүлеккә кадәр төрмәгә утыртылды. Штрафлар белән шаярырга ярамый, суд тарафыннан билгеләнгән бурычны вакытында түләмәгән кешеләрне җитди җәза көтә. Андыйларны заманча компьютер техникасы белән эш итүче автоинспекторлар бик тиз эзләп таба һәм аларны тагын да катырак җаваплылыкка тартачаклар.

"Закон белән шаяру хокукы берәүгә дә бирелмәгән, аннан читләшеп калучылар да әлегә очраганы юк",- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

news_right_1
news_right_2
news_bot