Чүпрәледә штраф түләмәүче 82 кеше җәзага тартылды
Шуларның уникесеннән штраф суммаларын икеләтә арттырып түләткәннәр.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә штраф түләмәүче 82 кеше җәзага тартылды, дип яза район басмасы.
Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе күп шоферларга таныш. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Хәзер гаепләнүчеләрнең “хәленә” керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул итте. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп - хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да гөнаһыннан арынмаучылар ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәк. Әлбәттә, намуслы шоферлар бу өчен бик кулай. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткерми.
Автоинспекция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайловның әйтүенә караганда, быелның үткән чорында гына да әлеге матдә буенча 82 шофер җавапка тартылган. Шуларның уникесе штраф суммаларын икеләтә арттырып түләгән, калганнары төрле җәзага тартылган.