news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә штраф түләмәүче 79 шофер җәзага тартылды

Берничә шоферны рәшәткә артына ук утыртканнар.

(Чүпрәле, 15 май, "Татар-информ", "Туган як").Чүпрәледә  быелның дүрт аенда штраф түләмәүче 79 шофер җәзага тартылды, дип яза җирле басма.

Автоинспекция начальнигы Анатолий Михайлов әйтүенә караганда, алар арасында штрафларын икеләтә арттырып түләүчеләр дә, мәҗбүри эшкә тартылучылар да бар, берничәсен, хәтта рәшәткә артына ук утыртканнар.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар колексының 20.25 маддәсе турында шоферларның күпчелеге яхшы белә. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Хәзер гаепләнүчеләрнең "хәленә" керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул итте. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп- хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, ягъни 60 көн дәвамында да штрафларын түләмәүчеләр ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәкләр. Әлбәттә, намуслы шоферлар өчен бу бик кулай. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткерми. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100