Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә сентябрь аенда булачак сайлауга әзерләнәләр
Депутатлыкка дәгъва итүчеләр - Башкарма комитет җитәкчесе М.Гафаров, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И.Абдреев сайлаучылар белән очрашты.
(Чүпрәле, 19 июль, "Татар-информ", "Туган як" , Гөлия Фәизова). Агымдагы елның сентябрь аенда булачак сайлауга әзерлек йөзеннән, Иске Чүпрәледә авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатларны сайлаучылар белән очрашуы узды, дип яза җирле басма.
Очрашу күппрофильле лицей базасында үтте. Анда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Несмелова һәм Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1нче округы буенча депутатлыкка дәгъва итүче кандидатлар: район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илмас Абдреев катнашты.
- Әлеге очрашу агымдагы елның сентябрь аенда сайлауга әзерлек барышы кысаларында үтте. 2018 елның 9нчы сентябрендә – Бердәм сайлаулар көнендә - Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1нче округы буенча, шулай ук, Марс, Иске Кәкерле, Матак, Кече Чынлы, Шланга авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак. Барлыгы 7 депутат сайлану күздә тотыла.
Очрашуда беренче булып Илмас Әбдриев чыгыш ясады. Ул сайлаучыларны үзенең хезмәт биографиясе, гаилә хәле белән таныштырды.
Аннары Марат Гафаров сүз алды. Ул үзенең киләчәктә депутат буларак эшчәнлек программасы белән таныштырды. Нигездә, районда үткәрелүче социаль мөһим объектларның төзелешенә, юллар мәсьәләсенә, чиста су белән тәэмин итүгә тукталды. Иң мөһиме, эш урыннары булдыруны максат итүе турында әйтте. Моның өчен киләчәктә, районда сөт продукциясен эшкәртү цехы, икмәк пешерү комбинаты булдыру планнары белән уртаклашты.
Марат Гафаров: "Иске Чүпрәле дип әйткәч, кешеләр күзаллавында төзекләндерелгән, яшәү өчен уңай мөмкинлекләр тудырылган, гүзәл бер авыл җирлеге килергә, ә 1 номерлы Иске Чүпрәле авыл җирлеге ул һәрвакыт беренче булырга тиеш, - диде. - Билгеле боларның һәммәсенә без бергәләп ирешәчәкбез".
Сайлаучылар белән очрашу оешкан төстә үтте. Очрашуда катнашучылар депутатлыкка кандидатларга сораулар да бирде, диелгән район хәбәрендә.
- "Бердәм Россия" партиясе сайлауларны оешкан төстә һәм гадел уздыру өчен төрле чаралар күрә. Партия эчендә алдан сайлаулар, ягъни праймериз - шуларның берсе. Әлеге сәяси чара исә, районда 2018 елның 22 июленә, агымдагы якшәмбе көненә билгеләнгән.
Сайлауларга әзерлек эшләренең барышы турында аның оештыру комиссиясе рәисе Алексей Сарафанов сөйләде. "Хәзерге вакытта "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан үткәрелә торган алдан тавыш бирү-праймериз барлык сайлау кампанияләренең башлангыч этабы булып тора. Ул партия Уставының гына нигезен тәшкил итеп калмый, ә халыкның ышанычын яулаган кандидатларга мөнәсәбәтен билгеләргә ярдәм итә", - диде Алексей Сарафанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз