news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә сайлаучыларның 84,93 проценты Конституцияне үзгәртү өчен тавыш биргән

РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең 25 июньнән башлануы халык арасында коронавирус инфекциясенең күпләп таралмавын булдыруны күздә тота.

Чүпрәледә сайлаучыларның 84,93 проценты Конституцияне үзгәртү өчен тавыш биргән
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 1 июль, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүматларга караганда, бүгенгә Чүпрәле районында яшәүчеләрнең 84,93 проценты тавыш бирүләрдә катнашкан инде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

«25 июньнән Чүпрәле районындагы бөтен 36 сайлау участогы да үз сайлаучыларын кабул итә башлады. Тавыш бирү өчен биналарда сайлау участокларының эш сәгате 8.00дән 20.00гә билгеләнгән» — диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгизәр Вафин. — Һәм һәрбер сайлау участогында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча гамәлдә булган таләпләр үтәлә.

Бу сайлаучыларның сайлау участокларында берьюлы күпләп тупланмавын тәэмин итә. Һәм тавыш бирү вакытында максималь саклык чаралары да күрелә.

Без килгән 1369 номерлы Иске Чүпрәле сайлау участогында да бу шулай иде — хәрәкәт итү кешеләр күпләп очрашмаслык итеп оештырылган: бер яктан керсәң икенче яктан чыгып китәсең. Керү юлында дезинфекцияләүче келәм, чыгу юлында — кулланылган битлекләр, перчаткаларны ташлау өчен чүп савытлары куелган. Кергәндә тән температурасын үлчиләр, участокта медицина хезмәткәре кизү тора.

Бюллетень алу өчен паспорт күрсәттек, тик сайлау комиссиясе әгъзасы аны кулына алмады. Имзаны да бер тапкыр гына кулланыла торган ручка белән куясы. Көн дәвамында берничә тапкыр бинаны җилләтү, дезинфекцияләү дә оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100