news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиевны искә алу чарасы узды

Командалар арасында җиңүче исеменә исә Кече Чынлы көрәшчеләре лаек булды, шулай итеп күчмә кубокны да алар алды.

(Чүпрәле, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында ноябрь аенда билгеләп үтелә торган күркәм чараларның берсе - элекке елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән Сәйфихан Нәфиевны искә алу. Быел да гадәт буенча Сәйфихан Нәфиевның туган көне алдыннан районга Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфиков, республика хокук саклау органнары, аерым алганда Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Югары суды, Конституцион суд вәкилләре килде, дип яза җирле басма.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Сәйфихан Нәфиев (1941—2004) Мунчали авылында туып үскән. Якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан районда ике мемориаль такта, берсе район прокуратура бинасы каршында, икенчесе ул укыган Мунчәли башлангыч мәктәп бинасында урнаштырылган. Район үзәк урамнарының берсе бүген Сәйфихан Нәфиев исемен йөртә, шунысы куанычлы, әлеге урамда кайчандыр ул хезмәт юлын башлаган прокуратура бинасы урнашкан. Моннан тыш, ел саен районда Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия һәм аның исемендәге кубокка милли көрәш буенча ярышлар үтә.

Быел Сәйфихан Нәфиевны искә алу чарасы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең залында көрәш ярышларының финал өлешен ачу тантасы белән башланып китте. Аннан кунаклар, гадәттәгечә, прокуратура бинасы каршындагы мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

Республика прокуроры Илдус Нәфиков Чүпрәленең шундый олуг шәхес үстерүенә һәм дә аның бүгенге көндә дә шушы җирлектән эзен дәвам итүчеләр барлыгына соклануын белдерде. Сәйфихан Нәфиевны беренче чиратта, олы җанлы, кешелекле, шул ук вакытта, төгәл һәм гадел кеше булганлыгын искә алды.

Сәйфихан Нәфиевның принципиаль һәм грамоталы, таләпчән җитәкче булуы һәм аның белән эшләве олы дәрәҗә икәнлеген башка кунаклар да әйтеп үтте.

Республика прокуратурасында үз эзен калдырган ветеран Кафил Әмиров та аның турында бары тик җылы сүзләрен әйтте. Район күләмендә оештырылып килүче әлеге чараның ел саен кабатлануы – мәртәбе шәхескә ихтирам һәм хөрмәт билгесе булуын билгеләде.

Район башлыгы Александр Шадриков үз чиратында кунакларга, традициягә кергән әлеге тарихи чараны уздыруда теләктәшлек белдерүләренә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Чара кысаларында Сәйфихан Нәфиев исемендәге район премиясе дә тапшырылды. Быел әлеге премиягә райондагы миграцион пункт инспекторы Алевтина Остроумова, "Җир бюросы" оешмасы белгече Айдар Фәхретдинов һәм райондагы ведомствоара социаль-реабилитацион консилиумы сәркәтибе Гүзәл Фәхретдинова лаек булды.

Тантаналы өлештән соң, кунаклар Петр Деменьев исемендәге паркта булдылар, андагы экспонатлар белән таныштылар. Шуннан район үзәгендәге мәңгелек утка һәм Ана һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Чараның кульминацион өлеше булып, Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышларының җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Быел ярышта 8 команда катнашты. Һәр төрле үлчәү авырлыгында җиңгән яшүсмерләргә җитәкчеләр бүләкләр тапшырдылар. Командалар арасында җиңүче исеменә исә Кече Чынлы көрәшчеләре лаек булды, шулай итеп күчмә кубокны да алар алды. Шушы авылдан иң яшь көрәшче Илназ Нуруллинга да махсус бүләк тапшырдылар, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100