news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышлары узачак

Чүпрәле районында күркәм традицияләрнең берсе, элекке елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән Сәйфихан Нәфиевны искә алалар

(Чүпрәле, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). 25 ноябрьдә Чүпрәле районында күркәм традицияләрнең берсе, элекке елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән Сәйфихан Нәфиевны искә алу чарасы уза, дип яза җирле басма.

Елдагыча кунаклар, аны искә алып, район прокуратурасы бинасы каршында истәлекләре белән уртаклашачаклар, шулай ук, Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия тапшырачаклар. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт залында исә бу көнне Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышлары узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot