news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә сөт кабул итү пункты булачак

Комбинатта тәүлегенә 1 тоннадан 5 тоннага кадәр сөт эшкәртеләчәк.

Чүпрәледә сөт кабул итү пункты булачак
chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/chprled-st-kabul-it-punkty-bulachak

(Чүпрәле, 19 август, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова).  Август аенда районда яшәүче Фәркать Шиһапов “Чүпрәле” җитештерү паркында сөт кабул итү һәм эшкәртү пункты төзи башлады. Бу турыда район бамасы хәбәр итә.

Халыктан җыелган сөт алга таба шушында кабул ителәчәк һәм проект буенча комбинатта тәүлегенә 1 тоннадан 5 тоннага кадәр сөт эшкәртеләчәк .

Бүгенге көндә эшчеләр сөт кабул итү пунктының төп корпусын тимердән җыеп куйганнар, тиздән аның стеналарын күтәрәчәкләр. Янәшәдә үк, тоташтырып, сөт эшкәртү өчен бина нигезен ясау белән мәшгульләр.

“Исток” сөт кабул итү һәм эшкәртү кооперативы рәисе Фәркать Шиһапов бу уңайдан дәүләт ярдәмнәренең отышлы булуын сөйли. Объектны төзүгә, кооператив эшен башлаучы буларак, 5 миллион сум күләмендә грант откан ул. Билгеле моның өчен үзенең бизнес-планын төзегән, аны яклаган.

Бүгенге көндә булачак пункт эченә җиһазлар алу өчен янә грант оту өмете белән яши. Инде әлеге проект буенча да төгәл фикерләре бар, исәп-хисаплары ясалган. Хәтта, тәҗрибә уртаклашу, камилләшү максатыннан Башкортстанга барып кайткан.

"Беренче продукция кайчан булачак, анысын төгәл әйтә алмыйм, әмма сөттән тугыз төрле ризык эшләп чыгарачагыбызны тәгаен әйтә алам. Болар: кайнаган сөт, кефир, каймак, эремчек, йогырт һ.б. Продукцияне капларга салып, сатуга чыгарачакбыз", - дип планнары белән уртаклашты эшкуар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100