news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында ир-ат үз өендә янып үлгән

Янгын кичә иртән Олы Аксу авылында чыккан.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстанның Чүпрәле районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында ир-ат үз өендә янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Олы Аксу авылында шәхси торак йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына дүшәмбе көнне 04.12 сәгатьтә килгән.

«Олы Аксу» ирекле янгын сүндерү командасы урынга килгәндә зур булмаган агач йорт һәм сарайны янгын чолгап алган булган.

Алар ялкынны ярты сәгать эчендә сүндергән. Ут белән көрәшүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта, бер бүлмәдә 62 яшьлек йорт хуҗасының мәетенә тап булган.

Янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot