news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә “Россия Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗә ясадылар

Бәйгедә катнашып, лауреат исеменә лаек булганнарга һәм җиңүчеләргә Рәхмәт Хатлары, акчалата сертификатлар тапшырды.

(Чүпрәле, 23 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында “Россия Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашучы районның иң актив, иҗади, талантлы мөгаллимнәрен бүләкләү тантанасы узды. бу турыда район басмасы хәбәр итә.

10 мөгаллим-конкурсант үзләренең интеллектуаль дәрәҗәләрен, методик грамоталылыгын, фәннәр буенча белемле булуларын күрсәтеп, конкурс биремнәрен уңышлы үтәп чыктылар, мастер-класслар, ачык дәресләр тәкъдим иттеләр.

Район башлыгы Марат Гафаров мөгаллимнәргә бүгенге тормышыбыздагы үзгәрешләрне күздә тотып, һәрвакыт бер адым алда булырга киңәш итте, иҗади уңышлар теләде. Бәйгедә катнашып, лауреат исеменә лаек булганнарга һәм җиңүчеләргә Рәхмәт Хатлары, акчалата сертификатлар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100