news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә район башлыгы кубогына һәм призларына хоккей узды

Турнирның финал уенында Кама Тамагы белән Тәтеш районнары командалары очрашты һәм исәп 3:0 белән төгәлләнде.

(Чүпрәле, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә район башлыгы кубогына һәм призларына хоккей узды. Ул көнне район үзәгендәге боз стадионы гөрләп торды. Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарының иң оста хоккейчылары Чүпрәле районы башлыгының күчмә кубогы һәм призлары өчен уздырылачак 21 нче турнирга җыелды. Әлеге районнардан килгән хоккейчылар белән көч сынашырга җирле "Городище" һәм "Перспектива" командалары да теләк белдерде, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Александр Шадриков командаларны Чүпрәле бозында җылы тәбрикләп гадел, матур уен күрсәтүләрен һәм лаеклы җиңү яулауларын теләде. Аннан соң Илдар Хәлиулловның улы Тимурга истәлек бүләге тапшырды. Гадәттәгечә спортчылар әлеге турнирда район спортын үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән Илдар Хәлиулловны да искә алдылар. "Батыр үзе үлсә дә, даны яши" дигәндәй, һәр елны шулай уеннар башланыр алдыннан Илдарны юксынып телгә алу үсеп килүче яшь буынны,  бөтен барлыгыңны спортка биреп, яңа җиңүләргә өндәүче бер чара да булып тора. Шуңа да ул көнне стадионга Илдарның яшьтәшләре, сыйныфташлары һәм бер команда составында уйнап спорт казанышларына ирешкән хоккейчылар килгән иде. Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов үз чордашының тормышы һәм спорт казанышлары турында тәфсилләп сөйләде. Илдар җитәкләгән команда 1990, 1991 һәм 1992 елларда Татарстан Республикасының авыл районнары арасында чемпион исеменә лаек була. Аның тырышлыгы барәбәренә районда үтә дә талантлы хоккейчылар үсеп чыга. Аларның берничәсе әле дә булса спортта, яшьләргә үрнәк булып ярышларда катнашалар, тәҗрибәләрен өйрәтәләр. Стадионда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. 15 градустан да түбән суыклык команда уенчыларын да, җанатарларны да куркытмады.

Уеннарның һәркайсы тамашачыларны киеренкелектә тотты. Хоккейчылар зур тизлекле уен, һөҗүм итү һәм саклана белү осталыгын күрсәттеләр. Һәр команда җиңү өчен көрәште. Турнирның финал уенында Кама Тамагы белән Тәтеш районнары командалары очрашты һәм исәп 3:0 белән төгәлләнде. Шулай итеп Тәтешлеләр икенче һәм өченче урынны стадион хуҗалары яулады. Турнир барышында иң яхшы уенчыларны да ачыкладылар. Тәтеш командасыннан Максим Савин "Иң яхшы һөҗүмче", Чүпрәледән Зөфәр Сөләйманов "Иң яхшы сакчы", Кама Тамагы районыннан Сергей Жижилев "Иң яхшы капкачы" һәм Чүпрәле командасыннан Айрат Гаязов "Иң яхшы уенчы" дип билгеләнделәр һәм махсус бүләккә лаек булдылар. Район башлыгы җиңүче командаларга Дипломнар һәм акчалата призлар тапшырды. Турнирга район әһәмиятендәге баш судья, Илдус Мөшәрәпов хөкемдарлык итте, аңа судьялар Сергей Мутин белән Андрей Батанов ярдәм күрсәтте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100