news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә район башлыгы Чыршы бәйрәме узды

Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр, Яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр.

(Чүпрәле, 25 декабрь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы мәдәният йортында традицион район башлыгы чыршы бәйрәме узды. Биредә уку алдынгылары, төрле бәйгеләр җиңүчеләре, ятим балалар, тәрбиягә алынган һәм шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр, Яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр.

Район башлыгы Александр Шадриков чыршы бәйрәменә килгән балаларны сәламләп, аларга район данын яклап чыгыш ясаулары, нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтте һәм киләсе елда да үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтүләренә ышаныч җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot