Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә пособиены алу өчен беренчеләрдән булып Ефрейторовлар гаиләсе мөрәҗәгать итте
Яңа төр пособие исә бала яшь ярымга җиткәнчегә кадәр түләнә.
(Чүпрәле, 2 февраль, "Татар-информ", Туган як", Гөлия Фәизова). Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Чүпрәледә әлеге пособиены алу өчен беренчеләрдән булып Матак авылында яшәүче Ефрейторовлар гаиләсе мөрәҗәгать итте, дип яза җирле басма.
Ирина Һәм Николай 2015 елның июль аенда гаилә коралар. Балачактан бер урамда яшәп, бергә үсәләр. Бүгенге көндә яшь гаилә авылда, ирнең әти-әнисе янында яши. 2018 елның 18 январенда алар гаиләсендә беренче балалары – малай аваз салган иде. Аңа Илья дип исем кушканнар. Шушы көннәрдә алар район халкын социаль яклау идарәсенә килеп, компенсация алу өчен кирәкле документларны тапшырдылар.
Идарә җитәкчесе Антонина Хәлилова әйтүенчә Ефрейторовларга баланың туган көненән исәпләнеп, январь аеннан бер ел дәвамында беренче балага тиешле 8490 сум акча түләнәчәк. Бер елдан соң документларны кабат җыярга туры киләчәк. Чөнки пособие яшәү минимумына карап исәпләнә. Пособие исә бала яшь ярымга җиткәнчегә кадәр түләнә.
- Моннан тыш, гаилә бер тапкыр бирелә торган пособиене (2018 елдан аның күләме 16 мең 350 сум 33 тиенне тәшкил итә), шулай ук, декрет ялында булучы кешегә, бала 1,5 яшькә җиткәнче, баланы тәрбияләү өчен бирелә торган акчаны һәм балаларга 16 яшькә җиткәнче түләнә торган айлык 307 сум күләмендәге пособиене дә алачак. Барлык керемнәр исәпләнеп, район үзәк хастаханәсеннән бала өчен сөт продукциясе алу мөмкинлеге дә бар,-ди Антонина Хәлилова.
Яшь гаилә 2018 елдан башланган мондый түләүләрнең булуына бик шатланган. Гаилә башлыгы Николай эшләсә дә, Ирина студент кына икән әле. Ул Ульяновск шәһәрендә медицина көллиятендә белем ала.
- Бу акча безнең өчен зур ярдәм. Беренче пособие акчасына әлегә ниләр алачагыбызны белмибез, әмма аны улыбыз өчен кирәк-ярак алуга тотарбыз дип уйлыйбыз, - диләр Ефрейторовлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз