Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә полковник Валерий Колпаков кубогына чаңгы ярышлары узды
Ярышларда командалар арасында Уби спортчыларына тиңнәр булмады.
(Чүпрәле, 28 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә полковник Валерий Колпаков кубогына чаңгы ярышлары узды. Россия Кораллы Көчләре полковнигы Валерий Колпаков исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгы ярышлары 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел ярышларда 200 дән артык чаңгычы катнашты, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Чаңгы базасында спортчыларны котларга муниципаль район башлыгы Александр Шадриков килде. Район яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан ел саен шундый зур чара оештырганы өчен ул Әфганстан, Төньяк Кавказ сугышларын үткән полковник Валерий Колпаковка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Валерий Федорович Чуваш Чүпрәлесе авылында туып үскән. Балачак елларыннан ук спорт белән шөгыльләнгән, җиңел атлетика буенча үз мәктәбендә чемпион булган, хәрби училищедагы ярышларда катнашкан, Мәскәүдә хәрби академиядә укыган елларда да алдынгы спорчылардан саналган. Взвод командирыннан полк командиры вазифасына кадәр күтәрелгән.
Каһарман полковникның уң кулында әлегәчә Әфганстанда алган ядрә кыйпылчыгы саклана. Күп вакыт кулы сызланып шушы канкойгыч сугышны хәтерендә яңарта. Ярышларга килгән укучылар аның исемендәге кубоклар һәм призлар өчен көч сынашу белән генә чикләнмичә, аның батырлыклары хакында да белсен иде. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә моның әһәмияте һичшиксез зур булачак.
Ярышларда командалар арасында Уби спортчыларына тиңнәр булмады. Әлеге җирлек чаңгычылары үткән елда да күчмә кубок иясе булганнар иде. Икенче һәм өченче урыннарны Чуваш Чүпрәлесе һәм Түбән Чәке командалары яулады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз