news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә оешма-предприятие хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшыра

18дән 59 яшькә кадәрге хезмәткәрләр өчен ул - чын мәгънәсендә спорт бәйрәме

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Чүпрәленең “Акчарлак” бассейнында ГТО нормативларын тапшырдылар. Ул көнне спорт мәктәбе, РОНО, үзенең бөтен тармаклары белән мәдәният бүлеге, Иске Чүпрәленең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре һәм районның башкарма комитеты коллективлары районда беренчеләрдән булып имтихан тоттылар.

18дән 59 яшькә кадәрге хезмәткәрләр өчен ул чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Алдан расланган таләпләр буенча алар төрле күнегүләр ясады, барысы да ГТО нормативларында каралган вакыт эченә сыешырга тырышты. Нәтиҗәләр бик үк начар булмады. Башка оешмалар да ГТО нормативларын тапшырачагын ышнадырды, дип белдерә районның “Туган як” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot