news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә "Мунчәли укулары - 2019" узды

Кунаклар “Мунчәли укулары”на нигез салган бөек шәхесебез Туфан Миңнуллинны да сагынып искә алдылар.

Чүпрәледә "Мунчәли укулары - 2019" узды
chuprale-online.ru/news/kөn-vakyiygasyi/tatar-avyllaryn-saklauda-dini-kyymmtlrne-mimlege-chprled-munchl-ukulary-uzdy

(Чүпрәле, 7 июль, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы Мунчәли авылында Авыл бәйрәме кысаларында "Мунчәли укулары" дип исемләнгән дини чара узды. Аның башлангычына моннан сигез ел элек нигез салынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Милли гореф-гадәтләребезне саклау ниятеннән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлеге белән узучы әлеге чара быел “Татар авылларын саклауда, авыл халкының әхлагын һәм дөньяга карашын тәрбияләүдә дини кыйммәтләрнең мөһимлеге” исеме астында үтте.

Елдан-ел әлеге мөһим вакыйгада тирә-күрше авылларда, башка районнарда һәм республика шәһәрләрендә яшәүчеләр, шулай ук, туган авылын сагынып кайтучылар катнашалар.

Бәйрәмнең иртәнге ягында авыл халкы зиратларда булып, әрвахлар рухына дога кылды, каберлекләрне чистартты. Аннан авыл мәчетендә Татарстанның үзәк төбәге (Казан) казые, "Шамил" мәчетенең имам–хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның вәгазьләрен тыңлады, өйлә намазы укыды.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ТР Диния нәзарәте, Фәрит Мифтахов Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мунчәлиләрнең динибезне, милләтебезне саклауда, яшь буынга җиткерүдә зур эш алып баруларын билгеләп, актив җәмәгать эшлеклеләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге чараның динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә олы әһәмияткә ия булуын билгеләде. Соңгы елларда татар авылларының бетә баруына ачынып, аларны саклау өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә, телебезне, динебезне сакларга кирәклегенә басым ясады.

“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы директоры Виктор Николаев бәйрәм белән котлап, филиалда хезмәт куйган авыл эшчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы бүләкләрен тапшырды.

Кунаклар “Мунчәли укулары”на нигез салган бөек шәхесебез Туфан Миңнуллинны да сагынып искә алдылар, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлеге әзерләгән милли күргәзмә белән таныштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100