Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә милләтләр дуслыгы актуальлеге хакында сөйләштеләр
Әлеге ассамблеяның филиалын Чүпрәледә дә оештыру – замана таләбенә әйләнде, чөнки бүгенге көндә районда 16 милләт вәкиле яши.
(Чүпрәле, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Татарстан Республикасы - милләтләр дуслыгының гаранты. Төп максат - Татарстан җирлегендә яшәүчеләрнең милләт буларак сакланып калуы, телләре югалмау, азчылыкны тәшкил иткән милләт вәкилләренең күпчелек арасында эреп юкка чыкмавы. Боларның барысын да тәэмин итү өчен озак еллардан бирле Казан шәһәрендә Халыклар Дуслыгы Ассамблеясы эшләп килә.
Әлеге ассамблеяның филиалын Чүпрәледә дә оештыру – замана таләбенә әйләнде, чөнки бүгенге көндә районда 16 милләт вәкиле яши. Сан буенча татарлар 57,5 % һәм чувашлар 41,1 %, ягъни күпчелекне тәшкил итсә дә, рус, үзбәк, әрмән, украин, әзәрбайҗан, чегән, башкорт, кыргыз, молдован, мордва, белорус, осетин, латыш, аварлар да соңгы елларда Чүпрәле җирлеген үз иткән, дип яза җирле басма.
Үткән ел Халыклар дуслыгы ассамблеясының Чүпрәледәге филиалы каршында «Рус җәмгыяте» оешмасы (җитәкчесе Юлия Тарнавская) оештырылган иде. Әлеге филиалның директоры Валерий Самойлов.
Шушы көннәрдә әлеге оешманың түгәрәк өстәл артында сөйләшүе узды. Валерий Самойлов үткән елдагы эшчәнлекләре белән таныштырды. Бөтендөнья халыклар конгрессының райондагы бүлеге җитәкчесе Иршат Закиров милләтләрнең дуслыгы бүгенге көндә тагын да актуальлеге хакында сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов мордва һәм үзбәк диаспорасының да әлеге филиал каршында үз вәкиллеген булдыру кирәклегенә тукталды, 2018 елга булган планнар белән таныштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз