news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә мал-туар саны арта

Күп кенә йортларда җиде һәм аннан да күбрәк санда сыер асрыйлар.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Авылларда мал-туар саны арта. Күп кенә йортларда җиде һәм аннан да күбрәк санда сыер асрыйлар. Күптән түгел булган һәм район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашында үткән киңәшмәдә сүз чүпрәлеләрнең эшлекле активлыгы турында барды.

2016 елның 1 январена районның шәхси хуҗалыкларында 13442 мөгезле эре терлек асралган булса, 2016 елның 1 ноябренә исә әлеге сан 14485не тәшкил итә. Яңа Ишле авыл җирлеге мал-туарны яратып асраучы булып кала. Әлеге җирлек составындагы авылларда 1237 баш терлек асрала, бер хуҗалыкка исә уртача 4,27 баш туры килә. Шланга, Яңа Элмәле, Иске Чокалы, Кече Чынлы авыл җирлекләрендә дә бер хуҗалыкка туры килгән мал-туар саны 3,3-2,34, мәсәлән. Терлекчелек белән иң аз шөгыльләнүчеләр исә Яңа Борындык, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Шәйморза, Иске Кәкерле авыл җирлекләрендә яши. Яңа Борындык авыл җирлегендә терлек асрарга теләмәүнең билгеле бер сәбәпләре булса, санап үтелгән авыл җирлекләрендә акча эшләүнең бу юлына ни өчен “бармак аша гына караулары” аңлашылмый. Югыйсә, һәрбер авыл җирлегендә дә берүк шартлар.

Гаилә бюджетын тулыландыру өчен сыер асрау да мөһим икәнлеген күпләр аңлады. Сөтнең бер литры – 20 сум. Җәй айларында да быел ул 16 сумнан түбән төшмәде кебек. Иң күп сыерлар саны (бер хуҗалыкка уртача туры килгән сыерлар саны)–Шлангада. Әлеге авыл җирлеге артыннан Яңа Ишле, Яңа Элмәле, Звезда, Зур Чынлы бара. Иске Чокалы, Марс авыл җирлекләрендә дә сыер асрауга өстенлек бирәләр. Әлеге хайванны асрауның мәшәкатьле булуын исәпкә алсак, бу җирлекләрдә районның иң уңган-булган хуҗабикәләре яши дисәк тә, бер дә ялгыш булмас. Ун ай эчендә сыерларның баш саны да арткан шәхси хуҗалыкларда 257гә артып, 5320 гә җиткән.

Эше барның–малы бар, диләр. Йортта хайван асрауга без, авыл кешеләре, шулай булырга тиешле дип карыйбыз. Авылда яшәп көтүдән сыерың кайтмаса, йорт алдындагы чирәмдә тавык-үрдәк, каз бәбкәләре йөрмәсә яшәүнең мәгънәсе, яме дә юк кебек. Ә аларны акчага әйләндерә калганда, иркенлек тоясың, мәшәкатьләр дә онытылып китә. Билгеле, мал-туарны яратып асраган Яңа Ишле авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларга туры килгән акча кереме дә мулдан. 2016 елның 9 аенда бер хуҗалыкка уртача керем 210 мең сумнан артык. Шланга, Яңа Элмәле, Иске Чокалы, Кече Чынлы авыл җирлекләрендә дә бер шәхси хуҗалыкка уртача керем тугыз айда 158-129 мең сумга кадәр булган. “Асрасаң–бар инде”, диләр иде өлкәннәр, без бала чакта да. Әле ул чорларда бер хуҗалыкта бер сыер, бер бозау, кош-корттан артык әлләни булмый торган иде.

Татарстан Хөкүмәте, Президент та авыл кешеләренең мондый үзшөгыленә теләктәшлек итү, хезмәтен җиңеләйтү максатыннан төрле программаларны гамәлгә кертә. Сыер саву аппаратлары сатып алганда, сыер, кәҗә башына карап субсидияләр бирү, 20 һәм аннан да күбрәк башка исәпләнгән абзарлар төзергә булышу –шундыйлардан. Соңгы елларда исә ат асрауны да үстерү, кош-корт үстереп сатуны арттыру максатыннан Хөкүмәт тарафыннан төрле ярдәмнәр оештырыла башлаган иде. Әмма “беренче коймак төерле” дигәндәй, безнең районда кайбер программаларның халыкка мәгкуль түгеллеген белдерделәр киңәшмәдә авыл җирлеге башлыклары. Мәсәлән, ветеринар препаратлар алганда субсидия бирелү. 1000-2000 сумлык субсидия өчен авыл кешесе район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсенә генә дә әллә ничә тапкыр килергә мәҗбүр. Ала торган акча юл йөрүгә китеп бетә. Яшь таналар, каз, үрдәк, тавык бәбкәләре алу юнәлешендә дә шундый ук кыенлыкларга, чынлыкта, “кәгазь боткасына” килеп төртелгәннәр. Ә мал-туар асрау белән шөгыльләнергә, авылда үзшөгылен башлап җибәрергә теләгән (хәтта инде башлаган да яшьләребез) бар һәм күп икән.

Бу уңайдан яңгыраган фикерләрне Ринат Гайзатуллин язып алды һәм тиешле инстанцияләргә җиткерәчәге турында да белдерде. “Үр менгәндә атның башына сукмыйлар”, ди халык. Әллә кайлардан “озын берлек” эзләп йөрмичә, аяк астында яткан “берлеккә” игътибар итә башлады авыл кешесе. Дәүләт тарафыннан халыкның мондый эшлекле активлыгын яклау да ниндидер бюрократик киртәләргә эленеп калмасын иде шул инде, программалар да эшләсен, халык та мулдан көн күрсен!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100