news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә мөселман балалары җәйге ялларын “Мәрҗән” тәрбия үзәгендә үткәрә

Анда намаз уку тәртипләре өйрәтелә.

Чүпрәледә мөселман балалары җәйге ялларын “Мәрҗән” тәрбия үзәгендә үткәрә
Туган як

(Чүпрәле, 4 июль, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов районда мөселман балаларының җәйге яллары файдалы үтсен өчен Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында “Мәрҗән” тәрбия үзәге ачкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әйтергә кирәк, мондый төрдәге мөселман балалары өчен үзәкнең районда эшли башлавы әлегә беренче тапкыр гына. Биредә төрле яшьтәге 25 ир һәм кыз бала ял итә. Ял вакыты 10 көнгә сузылачак.

“Мәрҗән” балалар тәрбия үзәгендә балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләребез тарихы, әдәп-әхлак дәресләре: ашау-эчү әдәпләре, бәдрәфкә керү-чыгу, тәһарәт алу, шулай ук, дин нигезләре, сүрәләр,  намаз уку тәртипләре өйрәтелә.

Мөгаллимәләр Энҗия ханым Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Наймә Ханбикова балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында вәгазьләр сөйлиләр.

Балалар өч мәртәбә “Амарант” кафесы пешекчеләре әзерләгән ризыклар белән туклана, дәресләрдән соң уен-бәйгеләр, викторина, спорт чараларында катнаша, экскурсияләргә йөриләр. Болар барысы да бушлай, әлбәттә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100