Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә мөнәҗәтләр бәйрәме узды
Тамашачылар игътибарына милли кием күргәзәмәсе дә оештырылган иде.
(Чүпрәле, 11 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәледә бу көннәрдә алар шулай киенеп, район мәдәният йортына мөнәҗәтләр бәйрәменә җыелдылар, дип яза район газетасы.
Бәйрәмне оештыручы – "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова: "Без гореф-гадәтләребезне яңадан кире кайтару өчен тырышабыз. Онык әбисен, бала әнисен аңлаганда гына татар халкының, милләтебезнең киләчәге булыр. Башлап җибәргән бәйрәмебез дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Быел Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең Чүпрәлегә килүе дә көтелә. Әлеге вакыйга август аенда булачак. Ә без исә кунакларны биредәге җирле татар-мишәрләренең тормыш-көнкүреше белән таныштырачакбыз, гореф-гадәтләребезне күрсәтәчәкбез, - ди.
Мөнәҗәт укучыларның күпчелеге китапханәләләр системасында хезмәт куючылар булса, араларында лаеклы ялга чыгып, халык арасында дини юнәлештә агарту эшләре алып баручылары да бар.
Югары Каракитә авылыннан килгән Әлфия ханым Сатдинованың хезмәт юлы мәктәптә, балалар арасында үткән. Ул үзенең әбисеннән васыять буларак алып калган дога-теләкләрен көйгә салып, мөнәҗәт итеп башкарды. Сәхнә ветераны Фәсәхәт апа Хөсәенова да рәсүлебез Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган мөнәҗәтне көйләде.
Нәрсә соң ул Мөнәҗәт дигәндә, кичәне алып баручы Гөлфия ханым Яфизова әлеге жанрның иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог икәнлеген аңлатып үтте.– Мөнәҗәтләрне төркемнәргә бүлеп йөртәләр. Дини-фәлсәфи, туган ил, ана һәм бала һәм Коръәндә күп тапкырлар макталган сыйфат – сабырлык, яшәү һәм үлем турындагы мөнәҗәтләр алар, – диде ул.
Ана кичерешләре, аның тирән, сагыну хисләре белән сугарылган мөнәҗәтне Кече Чынлыдан Халисә апа Куртляева көйләде. Мөнәҗәт укучылар арасында Иске Шәйморзадан социаль шәфкатьтуташы Факия Гыйззатуллина бар иде.
– Мөнәҗәтләр сагыштан, сагынудан, моңаюдан килеп чыга, – дип сөйләде Иске Чокалыдан Гөлсирә ханым Хәлиуллова. – Мин үзем мөнәҗәтләр яратам, күңелем тулганда көйләп йөрим.
Кичә мөнәҗәтләр әйтүгә генә кайтып калмады билгеле. Китапханә хезмәткәрләре татар халкының милли йолаларын яңарту максатыннан хатын-кызларның борынгы биюен дә башкардылар. Ә Түбән Чәкедән килгән Шамил ага Мөбинов элеккеге гармун, тальянкаларда милли көйләрне башкарды.
Тамашачылар игътибарына милли кием күргәзәмәсе дә оештырылган иде. Алар арасында аерым игътибарны күкрәкчәләр алып торды. Борынгы апа-әбиләребезнең көндәлек киемендә күкрәкчәләргә төп урын бирелгән, алар кием астыннан ккүрәк өлешен каплау өчен кулланылган. Район тарамаклы техникум кызлары исә әлеге күкрәкчәләрне заманча киемдә дә куллану мөмкинлеген тасвирлап күрсәттеләр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз