news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә һәм Лениногорскида көчле җил йортлар һәм мәктәп түбәләрен куптарган

Городище авылында җилдән ике йорт һәм сарай зыян күргән, ә Урмышлы авылында мәктәпнең 200 квадрат метрлы түбәсен куптарган.

Чүпрәледә һәм Лениногорскида көчле җил йортлар һәм мәктәп түбәләрен куптарган
chuprale-online.ru, ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында көчле җил йортларның һәм мәктәпнең түбәләрен җимергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Городище авылында Ленин һәм Клара Цеткин урамнарындагы ике торак йорт һәм сарай түбәсенә өлешчә зыян килүе турында хәбәр килде. Зыян күрүче кешеләр юк», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Хуҗалар түбәләрне үз көчләре белән төзәтәчәк.

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматлары буенча, Иске Чүпрәледә метеостанциядә көндез җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе билгеләнгән.

«Моннан тыш, егерме минуттан соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Урмышлы бистәсендә Үзәк урамда җилнең гомуми белем бирү мәктәбе түбәсен алып атуын хәбәр иттеләр», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Министрлык мәгълүматларына караганда,  200 квадрат метр чамасы мәйданда түбәне җил куптарган. Аны төзәтү Лениногорск районы башкарма комитеты контролендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100