Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә мәктәп букчалары тапшырылды
Акция кысаларында районда 92 балага мәктәп кирәк-яраклары тулы букчалар тапшырылды,
(Чүпрәле, 14 август, "Татар-информ", "Туган як"). Быел районда 200ләп бала беренче сыйныфка укырга керә. Әлеге сабыйлар өчен мәктәпкә әзерләнү бик дулкынландыргыч вакыйга. Тәүге тапкыр укырга баручы, шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар өчен республикада ун елдан артык "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә.
Әлеге акция кысаларында районда 92 балага мәктәп кирәк-яраклары тулы букчалар тапшырылды, чарада күп кенә кунаклар, иганәчеләр да катнашты.
-Дистә ел элек республикабызда "Мәктәпкә җыенучыларга ярдәм ит!" дигән бик матур традиция башланып киткән иде. Аны бик күп игелекле кешеләр хуплап алды, ярдәм кулларын сузды. Әлеге күркәм гадәт дәвамлы,ә белем дөньясына тәүге адымнарын ясаучы баларга бары тик уңышлар юлдаш булсын. Әлеге букчаларда "5" ле билгеләре генә урын алсын иде , -диде Марат Гафаров булачак беренчеләрне һәм аларның әти-әниләрен котлап.
Бәйрәмдә ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарә вәкиле Алмаз Яфизов, иганәчеләр дә котлау сүзләрен җиткерделәр.
Шуннан бәйрәм түренә бер-бер артлы узган балаларга җитәкчеләр мәктәп өчен бик күп кирәк-яраклар - ручкалар, карандашлар, линейкалар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар белән тулы букчаларны өләшеп чыктылар.
Әти-әниләр исеменнән өч бала әнисе Лилия Әхмәтова сүз алып, балаларны уку елына җыештыру авырлыгын бүлешкән игелекле кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде Эшләрендә уңышлар, игелекле гамәлләренең үзләренә дә изгелек булып әйләнеп кайтуын теләде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз