Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә өлкәннәр компьютер грамоталыгын үзләштерү турында сертификат алды
Чүпрәледә өлкәннәр компьютер грамоталыгын үзләштерү турында сертификат алды
(Чүпрәле, 29 март, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов ). Чүпрәледә Городище авылның урта мәктәбе базасында оештырылган курсларда укулар тәмамланды һәм уннан артык олы яшьтәге кеше компьютерга өйрәнгәнлекләрен дәлилләп сертификат алды, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Укулар үткән елның октябрендә башланган иде. Бу авылда мондый курслар беренче мәртәбә генә оештырылды. Ветераннарның җирле советы рәисе Геннадий Яруков әйтүенчә, авылның иң актив өлкәннәре беренчеләрдән булып исемлеккә язылган һәм укуда да сынатмаган. Мәктәпнең информатика укытучысы Надежда Мокшина да үз шәкертләреннән бик канәгать. "Олы яшьтә булуларына да карамастан, компьютерга өйрәнү теләге бик зур аларның. Һәр дәрестә үтелгән теманы кабат – кабат өйрәнергә туры килде. Хәзер һәр укучым папкалар, файллар, интернет браузерлар һәм электрон почта белән иркенләп эшли белә. Социаль челтәрләрдә һәм популяр яңалыклар сайтларында яхшы ориентлашалар. Дәүләт хезмәте порталына һәм Россиянең Пенсия фонды сайтындагы "Гражданинның шәхси кабинеты" на ничек теркәлергә кирәклеген дә өйрәнделәр, аларга югары сыйныфта укучы балаларны беркетеп тә дәрес эшләдек. Компьютерны яхшы беләүче укучылар абый – апаларын өйрәтеп кенә калмыйча, үзләре дә белемнәрен ныгыттылар,- ди Надежда Федоровна. Сертификатлар тапшырырга килгән Россия Пенсионерлар берлегенең райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов өлкәннәрне укудагы югары өлгерешләре белән тәбрик итте. Интернет челтәре буенча электрон формада дәүләт хезмәтләреннән файдалану, шул исәптән Пенсия фондыннан мәгълүматлар алу көннән–көн киңәя бара. Әлбәттә, моның өчен компьютерда яхшы эшли белергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, пенсионерларны компьютерга өйрәтү 2012 елда башланган иде. Шуннан бирле 255 кешегә сертификат тапшырылды. Өлкәннәребез ел саен компьютер буенча республика олимпиадаларында катнаша һәм призлы урыннар яулый.
Йомгаклау дәресендә РФ Пенсия фондының район бүлекчәсеннән килгән баш белгеч – эксперт Марат Кәримов та катнашты, өлкәннәрне борчыган күп төрле сорауларга җавап бирде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз