Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә өлкән шахматчылар ярышты
Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтенең оешуына 30 ел тулу уңаеннан өлкәннәр арасында шашка – шахмат ярышлары башланды.
(Чүпрәле, 8 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе залына район авылларыннан биш дистәгә якын шахмат уйнаучы килгән, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Алар арасында мондый турнирларда катнашып җиңү яулаган һәм зона, республика күләмендә танылган шашка – шахмат осталары да бар иде.
Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов әйтүенчә, безнең команда спортчылары ел саен матур җиңүләр яулап районыбыз данын лаеклы яклыйлар. Шамилә Федорова кебек гроссмейстерыбызны Казанда да танып беләләр икән.
Ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров турнир башланыр алдыннан барлык спортчыларга күтәренке кәеф һәм уңышлы уеннар теләде. Райондагы шахмат клубы җитәкчесе Ханбик Камаловның да уенчыларга әйтер сүзе күп булды. Ул турнирның нинди тәртиптә үтәсен һәм барлык кагыйдәләрен тәфсилләп залдагыларга җиткерде.
Дамир Дәүләтша улы аңлатканча, республика турниры өч этапта узачак икән. Аның беренчесе 1 - 15 февраль көннәрендә муниципаль берәмлекләрдә, икенчесе – 15 февральдән 25 февральгә кадәр зоналарда һәм өченче этабы 1 мартта Казан шәһәрендәге Рәшит Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр шахмат мәктәбендә узачак.
Уеннарга килгәндә, барлык көндәшләрен дә отып Ирфан Вәлиуллов җиңү яулады. Әйтергә кирәк, былтыргы турнирда да ул чемпион исеменә лаек булган иде. Икенче һәм өченче урыннарны Уби авылыннан килгән Вячеслав Матвеев белән район үзәк хастаханәсе табибы Юрий Васильев бүлеште. Аларның икесе дә район шахматчылары арасында зур ихтирам яулаган ветеран - шәхесләр.
Хатын – кызлар арасында Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шамилә Федоровага тиңнәр булмады. Быел да ул зона ярышларында район данын яклаячак. Зур Аксудан Сельва Рафикова икенче урынга чыкты. Шашка буенча Дмитрий Романов (Чуваш Чүпрәлесе), Леонид Албутов (Түбән Чәке) һәм Иван Исаев (Зур Аксу) 1 – 3 урыннарны яуладылар. Шашкачылардан Елена Иметова (Городище), Рәйнә Миначева (Яңа Кәкерле) һәм Зоя Кузнецовага (Чуваш Чүпрәлесе) үзләрен иң көчле спортчылар итеп таныттылар.
Яшь гроссмейстерлар арасында да ярышлар киеренке үтте. Иске Чүпрәленең 1 номерлы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, бик талантлы шахматчы Булат Әмерханов турнирның беренче дипломы белән бүләкләнде. Лицейның 8 сыйныфы укучысы Нәфис Гафуров һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбеннән 3 сыйныф укучысы Рәсим Азизов 2 һәм 3 урыннарны яуладылар. Кызлардан Айгөл Нәсыйбуллина, Айгөл Шәрипова, Рузилә Зәйнетдинова һәм Мәдинә Ходайбиргәнова (барысы да Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән) призлы урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Уеннарда Фәрит Хафизов, Ханбик Камалов, Рөстәм Хәмидуллин, Петр Гордеев һәм Азат Сәгъдиев хөкемдарлык итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз