news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә “Җәлил укулары” конкурсының район этабы тәмамланды

Шигырь укучылар бәйгесе “М.Җәлил татар телендә”,”М. Җәлил рус телендә" һәм башка номинацияләр буенча узды.

Чүпрәледә “Җәлил укулары” конкурсының район этабы тәмамланды
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Чүпрәленең “Талантлар планетасы” балалар иҗат йорты базасында “Җәлил укулары” конкурсының район этабы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу бәйге укучыларда нәфис сүзгә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын тоя белү максатыннан үткәрелә. Ә конкурсның бурычлары: РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү, саклау һәм ярдәм итү; М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, фронтовик-язучыларның иҗатына кызыксынуны арттыру; яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; талантлы укучыларны ачыклау.

Конкурсны оештыручылар – “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, ТР Милли китапханәсе, ТР Милли музее.

Шигырь укучылар бәйгесе “М.Җәлил татар телендә”,”М. Җәлил рус телендә" һәм башка номинацияләр буенча узды. Гөлфия Яфизова җитәкчелегендәге жюри шигырь сөйләүчеләрне конкурс критерийлары буенча бәяләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча I урынны Сиринә Арсланова (Иске Шәйморза), II урынны Мария Куракина (Уби), III урынны Минзилә Сәлахова (Чепкас – Илмәт) яулады. I, II, III урыннарны яулаган барлык призерлар I,II, III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр һәм алар бәйгенең зона этабында район данын яклаячак. Конкурста барлык катнашучыларга “Җәлил укулары” II Халыкара шигырь укучылар конкурсында катнашканнары өчен сертификатлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100