news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә “Кызыл канәфер” акциясе дәвам итә

22 июньдә 20.00 сәгатьтә, чүпрәлеләр Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, шулай ук, “Хәтер шәме”акциясенә дә кушыла ала.

(Чүпрәле, 22 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә “Кызыл канәфер” акциясе дәвам итә. Кампаниянең төп көне, әлбәттә, 22 июнь булачак. Бу көнне «кызыл канәфер» значогын күкрәгенә кадаган һәркем ветераннарга хөрмәтен күрсәтә һәм хәйрия традицияләре турында сөйли алачак, дип яза җирле басма.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, “Буыннар истәлеге” хәйрия фонды һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте 22 июненә кадәр “Кызыл канәфер” федераль акциясен үткәрә.

“Кызыл канәфер” – сугыш кырында һәлак булган батырлар истәлеге һәм бүгенге көндә исән булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга рәхмәт символы. Теләге булган һәркем «Кызыл канәфер» значогын кибетләрдә сатып ала ала. Аннан кергән акчалар сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм бүген ярдәмгә, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган кешеләргә тотылачак. Значокны 22 июнь көнне генә түгел, ә башка вакытта да тагарга мөмкин.

22 июньдә 20.00 сәгатьтә, чүпрәлеләр Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, шулай ук, “Хәтер шәме”акциясенә дә кушыла ала. Чара район үзәгендә, Мәңгелек ут янында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100