news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә Кытай эшмәкәрләрен цемент заводы төзү проекты кызыксындырган

Чүпрәле районына Кытай делегациясе килде.

(Чүпрәле, 28 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районына Кытай делегациясе килде. Бертөркем бизнесменнар делегациясен район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров каршы алды, дип яза җирле басма.

Очрашу барышында район җитәкчесе аларны район белән таныштырды, Чүпрәленең инвестицион паспортын һәм берничә төрле бизнес-проект тәкъдим итте.

Эшмәкәрләрне цемент заводы төзү проекты кызыксындырган һәм аларның бу якларга килүләренең максаты да шуннан гыйбарәт – районны үз күзләре белән күреп, танышырга теләгәннәр.

Марат Гафаров һәм аның урынбасары Ильмир Измайлов озатып йөрүендә алар цемент ясау өчен 95 процент күләмендә туры килүче үзенчәлекләре булган биләмәләрдә, Татар Бизнәсе известь карьерында, һәм Түбән Чәкедәге цеолит эшкәртү заводында булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot