news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә кул эшләнмәләре фестивале узды

Фестивальнең быелгысы Пионер оешмасы оешуның 95 еллыгына багышлануы белән аерылып тора.

(Чүпрәле, 28 март, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова) 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укучыларның "Иҗади тылсым дөньясы" кул эшләнмәләре фестивале узды. Әлеге фестиваль районда быел дүртенче тапкыр уза.

Фестивальдә районның барлык белем бирү учреждениеләре катнашып, укучылар төрле төрдәге кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Алар арасында әби-бабаларыбыздан калганын да, заманчасын да күрергә мөмкин иде.

Фестивальнең быелгысы Пионер оешмасы оешуның 95 еллыгына багышлануы белән аерылып тора. Шуңа да һәр мәктәптән биредә советлар чорындагы яшьләр арасында эшчәнлеге белән тарихка кереп калган пионер тормышына кагылышлы атрибутлар аерым урынны алып торды. Кемнәрдер, шул чордагы истәлекле галстукларны пөхтә итеп күргәзмәгә куйган, кайсыларыдыр боргы, барабаннарга кадәр табыштырган. Аеруча, пионерлар нинди булганлыгы курчаклардагы киемнәрдә чагылыш тапкан иде.

Шулай ук, күргәзәмәдә балчыктан, тозлы камырдан, төрле төстәге кәгазьләрдән ясалган чәчәкләрдән кул эшләнмәләре күп иде. Иске Шәйморза урта мәктәбе, хәтта, агачтан эшләнгән кое да алып килгән иде.

Гомумән, күргәзәмәдә кайсы гына кул эшләнмәсен алсаң да, күз явын алырлык һәм осталыкларына сокланырлык. Аларны барысын да балалар иҗади түгәрәкләрдә ясарга өйрәнәләр. Ә иҗади фикерләүләргә хәзерге интернет киңлеге ярдәмгә килә икән. Бу хакта түгәрәк җитәкчеләре уртаклашты. Бары тик теләк һәм осталык кына, диләр алар.

Иң мөһиме, фестивальдәге әйберләрдә, эшләнмәләрдә туган төбәгебез, халкыбызның тормыш бизәкләре, тарихыбыз бизәкләре урын алуы да зур игътибарга лаек, диелә район хәбәрендә..

news_right_1
news_right_2
news_bot