news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә комбайннар әзерлеге тикшерелде

Басуга төрле маркадагы 71 комбайн чыгачак.

(Чүпрәле, 27 июль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә комбайннар әзерлеге тикшерелде, дип яза җирле басма.

Быелгы урак чорында Чүпрәле игенчеләренә 36000 гектарга якын бөртекле ашлык җыеп алырга туры киләчәк. Шуның 10400 гектарын кышкы бодай тәшкил итә. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, уңыш начар булмаска ошаган. Табигать шартлары керткән үзгәрешләр нәтиҗәсендә быелгы урып – җыю эшләре ике атнага диярлек соңгарып башлана. Басуга төрле маркадагы 71 комбайн чыгачак. Аларның 28 – е чит илдә эшләнгән. Уртача һәр комбайн 500 гектарга якын мәйданда урып – җыю эшләре башкарырга тиеш булачак.

Уракка чыгу алдыннан игеннәрне урып – җыю техникасын, ашлык ташу автотранспортларын, кадрлар белән тәэмин ителешне, ындыр табакларындагы үлчәгечләрне, игеннәрне киптерү жайланмаларын, складларны, туфрак эшкәртүдә катнашырга тиешле тракторларны һәм жиһазларны Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышына күзәтчелек итү буенча Идарәсе начальнигы Радик Зиатдинов җитәкләгән махсус комиссия тикшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100