Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә киңәшмәдә авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр каралды
Чүпрәледә мал-туар саны 429 башка арткан.
(Чүпрәле, 25 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Резидә Җамалтдинова). Чүпрәле районында авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү буенча киңәшмәләр әледән-әле булып тора. Аның чираттагысы Марс авыл җирлегендә узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Семинар-киңәшмәдә район башлыгы Марат Гафаров, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Данис Сатдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, башка белгечләр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
2018 елның узган 9 айлык нәтиҗәләрен карарга керешкәнче семинар-киҗәшмәдә катнашучылар Шәүкәт Аймәтовның (Түбән Каракитә авылы), Айрат Хәлиловның (Татар Бизнәсе) гаилә фермасында, Рәфикъ Арслановның (Түбән Каракитә) агач эшкәртү цехында булдылар. Эшмәкәрләрне борчыган проблемалар белән кызыксындылар.
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Алексей Сарафановның авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү буенча 9 айлык нәтиҗәләрне барлаган доклад белән чыгыш ясады. Докладтан билгеле булганча, узган тугыз ай эчендә тулаем алганда район буенча мал-туар, шул исәптән савым сыерлар саны да арткан. Электәгечә үк Яңа Ишле авыл җирлеге мал-туарны күпләп асрау буенча алдынгылыкны бирми. Һәм, нәтиҗә буларак, бу җирлектә бер ярдәмче хуҗалыкка туры килә торган керем суммасы да югары.
Киңәшмәдә авыл тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр да каралды. Инвалидларны эшкә урнаштыру, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бирелә торган грантлар турында Ильмир Измайлов сөйләде. Ә Данис Сатдинов авыл җирлекләре карамагында булган каты көнкүреш калдыклары полигонын тәртиптә тоту кирәклегенә тукталды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз