news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә көзге кыр эшләре башкарыла

Шушы көннәрдә көнбагыш басуларында да эш башланачак.

(Чүпрәле, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районында бөртекле культураларны җыю эшләре соңарып тәмамлануы кырчылыктагы башка эшләргә дә беркадәр тоткарлык ясады. Шуңа да карамастан, механизаторлар һәр эш участогында фидакарьлек күрсәтеп кулдан килгәннең барысын да үзвакытында үтәп барырга тырышалар. Бүген шикәр чөгендере плантацияләрендә кызу эш кайный, дип яза җирле басма.

Дүрт мең гектарга якын мәйданны биләгән әлеге культураның 30 проценты казытып алынды һәм 40 мең тоннага якын чимал кабул итү пунктларына тапшырылды. Һәр гектардан уртача 350 центнердан артык уңыш чыга. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендә ул күрсәткеч 450 центнерны тәшкил итә.

"Хәзерге вакытта туфрак эшкәртү кебек агрочараны ашыктырырга кирәк. Әлегә эш темпын канәгатьләнерлек дип булмый. Район буенча 46,1 мең гекктар мәйданда эш башкарылырга тиеш булса, аның 35 процентын гына үти алдык. Тәүлек саен 600 гектарга якын басулар эшкәртелә, ә безгә иң аз дигәндә дә бер мең гектар чиген узарга кирәк. Димәк, ашлык суктыру комбайннарыннан бушаган механизаторларны әлеге эшкә җәлеп итү кичектергесез бурыч булып санала",- ди агроидарә начальнигы урынбасары, маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов. Районда майлы культуралардан рапс - 600 һәм көнбагыш 4000 гектарда чәчелгән иде. Беренчесен җыеп алу төгәлләнде. Шушы көннәрдә көнбагыш басуларында да эш башланачак. Кукуруздан силос салуны да ашыктырырга кирәк, диләр агроидарә белгечләре. Һәр эшнең үз вакыты, терлек азыгының сыйфатлы һәм туклыклы булуы өчен бу бик мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100