Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә көзге чакырылышта 48 егетне армия сафларына озаттылар
Армиягә белгечләр кирәк, шунлыктан хәрби – исәп белгечлекләре буенча әзерләнгән, югары һәм урта һөнәри белемле гражданнарга игътибар күбрәк бирелә.
(Чүпрәле, 19 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). 1 октябрьдән башланган көзге чакырылыш чорында 48 егетне армия сафларына озаттылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Чакыру оешкан төстә үтте, план уңышлы үтәлде. Иртә таңнан торып китүгә дә карамастан, озату урынына соңга калып килүчеләр булмады. Авыл җирлекләре башлыклары да бу эшкә бик җаваплы карадылар. Башкача мөмкин дә түгел. Хәрби хезмәт белән шаярырга хакыбыз юк”,- ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова да көзге чакырылыш турында үз фикерләрен әйтә. “Әлеге чакырылыш үзеннән алдагылардан аерылмады. Гаскәрләргә яшьләрдән тулыландыру җибәрүне сыйфатлы тәэмин итү төп бурычларның берсе булып калды", - диде ул.
Ватанны сакларга барырга тиешле егетләрнең сәламәтлегенә аерым басым ясала. Армиягә белгечләр кирәк, шунлыктан хәрби – исәп белгечлекләре буенча әзерләнгән, югары һәм урта һөнәри белемле гражданнарга игътибар күбрәк бирелә.
Элекке еллардагы кебек, хезмәт итәргә җибәрелүчеләрнең барысы да бүләккә кәрәзле телефон алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз