Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә күпер салырга ярдәм иткән Сара Вәлиуллина истәлегенә музей ачылды
2013 елда Сара апа Вәлиуллина үзенең хәләл пенсиясеннән җыелган 100 мең сум акчасын авылдагы елга аша күпер ясауга биргән иде.
(Чүпрәле, 28 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле район үзәк китапханәсендә Яңа Ишле авылында гомер кичергән Сара апа Вәлиуллина истәлегенә кабинет-музей ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге музейны булдыруда “Ак калфак” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе, үзәкләштерелгән китапхаәләр системасы директоры Гөлфия Яфизованың тырышлыгы бәяләп бетергесез. Кабинет-музейда аның шәхси әйберләре, нәсел шәҗәрәләре, хәтта яраткан яран гөлләре дә урын алган.
2013 елда Сара апа Вәлиуллина үзенең хәләл пенсиясеннән җыелган 100 мең сум акчасын авылдагы елга аша күпер ясауга биргән иде, авылдашлары өчен ул шундый зур бүләк ясап калдырды.
Гади авыл кешеләре арасында сирәк очраган мондый игелекне эшләгән, яше тугызынчы дистә белән барган Сара апаның исеме республика күләменә тарала. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга чакырып алалар. Хәйрия конкурсында ул “Игелекле йөрәк” номинациясендә җиңүче дип табыла.
Моңарчы урманнарны, кырларны әйләнеп, җәфа чиккән авыл халкы, бүгенге көндә шушы юлдан гына йөри һәм күперне дә билгеле “Сара апа күпере” дип йөртә. Аның якты истәлегенә догалар кыла, рәхмәтләр укый.
Кабинет-музейны ачу китапханәдә тантаналы шартларда оештырылды. Чараны алып баручы Гөлфия Яфизова килгән, кайткан кунакларны сәламләп, музейны булдыруда ярдәм күрсәткән һәммә кешегә, аеруча Сара апаның балаларына олы рәхмәтләрен әйтте.
Музейга тапшырылган әйберләр арасында аеруча истәлекле булган акча янчыгындагы хатирәләр турында әйтте. Гөлфия ханым сөйләве буенча, Сара апа анда үзенә кадерле булган тормыш иптәше Гомәренең фотосурәтен һәм балаларына язылган шигырь юлларын, фаҗигале төстә вафат булган улының бәетен саклавын билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз