news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә күпбалалы гаиләләргә киемнәр бүләк иткәннәр

Киемнәре яңа, фабрикадан кайтартылган.

(Чүпрәле, 30 май, "Татар-информ", "Туган як"). “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе һәм 1 июнь - Балаларны яклау көне кысаларында  Иске Элмәле һәм Яңа Чокалы авылларында яшәүче күпбалалы гаиләләргә җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, тормыш иптәше – район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова белән яңа киемнәрне фабрикадан кайтарткан.

“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе республикабызда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Рамазан аеның беренче көненнән башланып китте. Акция барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәткән. Аларга азык-төлек, акча һәм кием-салым белән ярдәм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100