news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә көнбагыштан баш тартырга, шикәр чөгендерен киметергә ниятлиләр

“Югары маржиналь” сүзенә “хуҗалыкны туздыра торган культуралар” дигән мәгънә туры килә хәзер”, - ди Чүпрәле районы Бикчуров КФХ башлыгы.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы көнбагыштан бөтенләй баш тартырга, шикәр чөгендере мәйданнарын киметергә ниятли. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында Чүпрәле районы “Бикчуров КФХ” башлыгы әйтте.

Равил Бикчуров авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя билгеләү мәсьәләсен кузгатты. “Безнең хуҗалык ике меңнән артык тонна көнбагыш, унбиш мең тоннага якын шикәр чөгендере, биш мең тоннадан артык бөртеклеләр үстерә. Файдасы юк. Көнбагышның үзкыйммәте 1,5 сум, алар бездән 13,5 сумнан кабул итә. Былтыр шикәр комының 1 кг өчен 37 сум ала идек, быел 20 сумнан да күпләп сата алмыйбыз”, - ди ул.

Бикчуров ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка мөрәҗәгать итте. Аның шимбә көнне Министрлар Кабинетындагы чыгышына ишарәләде. “Мондый бәя белән чөгендер, көнбагыш үстерү отышлы түгел, киметергә дидегез. Дөрес сүз әйттегез. Элек югары маржиналь культура дигәч, үстереп бардык. Хәзер бу сүзне “хуҗалыкны туздыра торган культуралар” дип аңларга була”, - дип саный ул.

“Икенче елга хуҗалыкта бер гектар көнбагыш та чәчмим, бер гектар шикәр чөгендере чәчмим дияр идем, тик чөгендер ура торган комбайнның тәгәрмәчләре тутыкмасын дип кенә, халкыма, авылдашларга таратырга дип, бер 50 гектар чәчәргә исәп. Быел - 400 гектар. Әгәр акчаны санамыйча бу культураларны үстерсәк, төпкә утырганыбыз көн кебек ачык”, - ди Бикчуров.

Аның фикеренчә, шикәр комына түбән бәя читтән кертү белән бәйле. “Безгә Украина, Беларусь, Казахстан шикәр комы кертә. Без үзебезнең шикәр чөгендерен тиешле бәядән сата алмыйбыз, шуңа күрә мәйданнарны киметергә мәҗбүрбез. Бәя билгеләү буенча дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк. Уңыш әйбәт, ләкин югары маржиналь продуктларга бәя түбән булгач, күңел үсми”, - диде фермер "Татар-информ"га.

Равил Бикчуров Ульяновск өлкәсендә шикәр чөгендере белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм буенча Министрлар Кабинеты утырышы уздырганнарын әйтте. “Алар шикәр чөгендере җитештерүчеләргә быел ярдәм итә. Кем чөгендер үстерә, гектарына 5 мең сум булса да безгә дә ярдәм булмасмы икән?!” – дип мөрәҗәгать итте. Марат Җәббаров Ульяновск тәҗрибәсен өйрәнеп карарга була, дип әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100