news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә инвалидларны эшкә урнаштыру программасын үтәү өчен 132 эш урыны кирәк

Район мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, декабрь аенда 60 инвалидны эшкә урнаштыру бурычы тора.

(Чүпрәле, 16 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Бүгенге көндә Чүпрәле районында хезмәткә яраклы, әмма сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 730 кеше яши, шуның 142се эшли. Инвалидларны эшкә урнаштыру программасын үтәү өчен 132 кешегә эш урыны бирергә кирәк. Шунысы мөһим – тәкъдим ителгән эш мөмкинлекләре чикләнгән кеше өчен хәленнән килерлек булырга тиеш, дип яза җирле басма.

Район мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, декабрь аенда 60 инвалидны эшкә урнаштыру бурычы тора. Үзәк хезмәткәрләре белдерүенчә, район оешма, предприятиеләре инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә уңай карарга тырыша. Әмма, шул ук вакытта "АгроТрансПорт", "Росгосстрах" оешмаларында, "А.А.Низамов", "И.Ф.Махмутов" хуҗалыкларында эшләүче инвалидлар саны бик аз, я булмаса бөтенләй юк.

Дәүләтебездә гамәлдә булган хезмәт законнары барлык гражданнарны тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр белән тәэмин итүне күздә тота. Бу исә инвалидларга үзләрен хезмәт эшчәнлегендә сынарга мөмкинлек бирүдән тыш, аларга җәмгыятьтә тулы канлы тормыш алып барырга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100