news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә инвалид балалар өчен бәйрәм узды

Бу чараларның максаты җәмәгатьчелекнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү.

(Чүпрәле, 5 декабрь, "Татар-информ", "Туган як",  Гөлия Фәизова). Чүпрәледә инвалид балалар өчен бәйрәм узды. Ел саен декабрьнең беренче ункөнендә районда Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Бу чараларның максаты җәмәгатьчелекнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү һәм аларда кеше тормышының иң кыйммәтле нәрсәсе – сәламәтлек турында күзаллау формалаштыру, дип яза район газетасы.

Гадәттәгечә, инвалидлар декадасы хәйрия акцияләре белән башланып китте. Башлап ул, район Башкарма комитеты бинасында, аннан район мәдәният йортында узы. Хәйрия күргәзмәләрендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Быел да балалар өчен традицион Спартакиада ярышлары һәм җыр-моң фестивале узды. Билгеле, бәйрәмгә барысы да килә алмаган. Программада спорт уенары, күңелле ярышлар, биюләр, шигырьләр сөйләүләр, җырлар җырлау, уеннар–барысы да урын алган иде. Балалар һәм әти-әниләр бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Иске Чүпрәледән Алексей Киргизовны районда оста рәссамчы буларак һәркем белә. Алексей тумыштан инвалид. Әнисе Татьяна әйтүенчә, кулына карандаш тота башлаганнан бирле улы рәсемнәр ясый. Әлеге рәсемнәр каяндыр алынган һәм күчерелгән түгел. Алар Алексейның күңелендә туа һәм ак кәгазь битләренә төшә. Алексей быел район үзәгендә ачылган спорт мәйданчыгы каршындагы диварга хоккей уенын төшерде.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов балаларны сәламләп:

- Кайчагында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ирешкәннәр шулкадәр гаҗәпләндерә, әфәрин, -дип, спартакиада ярышларында һәм сәләтләрен сәхнәдә күрсәткән балаларга Грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Бу көн һәркемгә җылы мизгеллләр бүләк итте. Күңелле чарадан соң. Алар бергәләп чәй табыны артында сыйландылар, крайны өйрәнү муззена сәяхәт кылдылар. Икенче елга тагын очрашырга дип сүз куешып таралыштылар. Районыбызда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларны ел саен шулай бергә очраштырып, чын бәйрәм шатлыгы бүләк итүче бу фестивальнең матур традициягә әйләнүе оештыручыларның да, шушы балаларның әти-әниләре, укытучыларының да уртак уңышы, уртак куанычы бит.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100