news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә игелекле ярминкә үтте

Ярминкә Иске Ишле авылында яшәүче Раниль Мөхәммәтҗановка ярдәм итү йөзеннән оештырылды.

(Чүпрәле, 17 март, "Татар-информ", "Туган як"). Язгы игелек атнасы кысаларында Чүпрәле районы мәдәният йортында "Игелекле ярминкә" үткәрелде. Ярминкә Иске Ишле авылында яшәүче Раниль Мөхәммәтҗановка ярдәм итү йөзеннән оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, үткән ел Раниль әти-әнисенә булышу йөзеннән мунча мичен кабызганда бик каты пешкән иде. Мәскәүдәге пешү үзәгендә табиблар аңа берничә катлаулы операция ясадылар. Әмма Ранильга тулысынча тернәкләнү өчен тагын операция һәм дәвалау процедуралары узарга кирәк. Мөхәммәтҗановлар ишле гаилә. Раниль өчен кирәк булган барлык чыгымнарны да үзләре генә җиңеп чыга алмыйлар.

"Игелекле ярминкә" дә чүпрәлеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, олылар, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән оекбаш, бияләй кебек кул эшләре, сувенирлар сатып алдылар. Җыелган акчалар Мөхәммәтҗановларның хәлен әз генә булса да җиңеләйтер дип ышанып калабыз, Ранильга исәнлек телибез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100