news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы билгеләнде

Район "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында "Балаларга йөрәгемне бирәм" педагогик осталык конкурсының муниципаль этабы үтте.

(Чүпрәле, 18 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Чүпрәле районында "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында "Балаларга йөрәгемне бирәм" педагогик осталык конкурсының муниципаль этабы үтте, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Конкурста Балалар иҗат йортының балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең техник юнәлеш буенча өстәмә белем бирүче педагоглары Марат Бекмөхәмәдов, Фәрит Моратов һәм Фәнил Яфизов, спорт юнәлеше буенча өстәмә белем бирүче педагогы Радик Низамов катнаштылар.

Бәйгенең беренче биреме буенча конкурсантлар "Минем тормыш һәм педагогик кредом" дип исемләнгән визит карточкаларын тәкъдим иттеләр. Регламент буенча һәр конкурсантка чыгыш ясау өчен 10ар минут вакыт бирелде. Әлеге вакыт эчендә аларның һәркайсы үзләренең алдынгы педагогик идеяләрен, балаларга, коллегаларына, һөнәрләренә карата булган карашларын ачып бирергә тиеш иде.

Бәйгенең икенче биреме буенча конкурсантлар кунаклар һәм жюри игътибарына үзләренең ачык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, ачык дәресләр һөнәри югарылыкта әзерләнгән иде. Радик Низамов, мәсәлән, милли көрәш буенча түгәрәктә әзерләнүче яшь көрәшчеләр белән тренировка, күнегүләр ясау буенча дәрес фрагментларын күрсәтте. Марат Бекмөхәмәдов - авиамодельләштерү, Фәнил Яфизов - 3Д-модельләштерү, Фәрит Моратов картинг буенча ачык дәресләрен тәкъдим иттеләр.

Өстәмә белем бирү педагогы - ул гади һөнәр генә түгел, ул балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда тулы бер сәнгать, укучыларны иҗат һәм матурлык дөньясына тартучы да. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча Фәнил Яфизов һәм Фәрит Моратов-3, Радик Низамов 2 урынны яуладылар. Ә иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы исеменә Марат Бекмөхәмәдов лаек дип табылды һәм ул конкурсның зональ этабында район данын яклаячак.

-Сезнең һәрберегезнең чыгышы, ачык дәресе үзенчәлекле, кызыклы булуы белән аерылып торды. Без, жюри әгъзаларына да җиңүчене билгеләү җиңел булмады. Сезгә рәхмәт сүзләремне генә җиткерәсем килә. Менә шундый укытучы-ир-егетләр мәгариф системасына күбрәк килсен иде,-диде район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәрисова, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100