Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә иң яхшы директор урынбасары һәм педагог-оештыручы билгеләнде
Конкурста мәктәпләр директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары арасында Эльвира Низамова (Кече Чынлы урта мәктәбе) 1 урынны яулады.
(Чүпрәле, 9 февралль, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Чүпрәледә "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында "Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурс берничә көнгә бүленеп, аның беренче көнендә гомумбелем бирү оешмасында тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары һәм педагог-оештыручы билгеләнде, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Конкурс "Гомумбелем бирү оешмасында тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары" номинациясендә укучыларны тәрбияләү өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итү буенча тәрбия эшчәнлегенең иң яхшы практикасын күрсәтүгә юнәлдерелгән һәм педагогик, социаль-культура эшчәнлегендә инновацион тәҗрибәләрне, шулай ук, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә педагогик методиканы, технологияләрне ачыклау һәм таратуны үз алдына максат итеп куйды.
Конкурста Түбән Чәке урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Николай Кузнецов, Кече Чынлы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Низамова, Зур Аксу урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нина Ларионова, Иске Кәкерле урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлия Аббазова, Шланга урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фаик Мөхәммәтҗанов, Уби урта мәктәбе педагог-оештыручысы Елена Сердцева, Марс урта мәктәбе педагог-оештыручысы Миләүшә Хөснетдинова катнашты.
Бәйгенең беренче өлешендә конкурсантлар жюри һәм тамашачылар игътибарына "Минем тормыш һәм һөнәри кредом" дип исемләнгән визит карточкаларын-үз-үзләрен презентацияләүне тәкъдим иттеләр. Бәйгенең икенче өлешендә исә үз мәктәпләрендәге тәрбия процессын оештыру буенча программаларын якладылар. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсының чыгышлары үзенчәлекле иде, презентацияләр белән үрелеп барды. Конкурсантларыбыз төрле мәктәпләрдә эшләсәләр, төрле белем бирү йортларында белем алсалар һәм аларның хезмәт стажлары төрлечә булса да, аларны бер нәрсә берләштерде - ул хезмәт вазифаларына иҗади якын килү һәм үз һөнәрләренә бирелгәнлек, мәхәббәт.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, конкурста мәктәпләр директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары арасында Эльвира Низамова (Кече Чынлы урта мәктәбе) 1 урынны яулады. Нина Ларионова (Зур Аксу урта мәктәбе), Гөлия Аббазова (Иске Кәкерле урта мәктәбе) 2 һәм 3 урыннарны бүлештеләр. Педагог-оештыручылар арасында исә Елена Сердцева (Уби урта мәктәбе)-1 урын, Миләүшә Хөснетдинова (Марс урта мәктәбе) 2 урынны яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз