news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә хоккей буенча җиңүче команда ачыкланды

Ярышта район мәгариф бүлеге командасы җиңү яулады.

(Чүпрәле, 12 февраль, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә хоккей буенча җиңүче ачыкланды. Район предприятие һәм учреждениеләре арасында үткәрелгән хоккей буенча район чемпионы билгеле булды. Әлеге исемне район мәгариф бүлеге командасы яулады, дип яза җирле басма.

Хоккей буенча район чемпионатында барлыгы 10нан артык команда катнашты. 2 урынга район хакимияте, 3 урынга балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы лаек булды. Район башлыгы Александр Шадриков командаларны җиңүләре белән котлап, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot