news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә хайваннар дөньясы объектларын саклау буенча җәмәгать тыңлаулары үтте

2019-2020 елларда ау чорында аучылык белән шөгыльләнү һәм кайсы чорда нинди киек кошларны һәм җәнлекләрне ауларга мөмкин булуы турында сөйләделәр.

(Чүпрәле, 1 апрель, "Татар-информ", "Туган як"). Үткән атнада район Башкарма комитетының утырышлар залындарайонда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану эше буенча җәмәгать тыңлаулары үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашу  район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов җитәкчелегендә узды. 

Җәмәгать тыңлауларында Чүпрәле районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләрендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге начальнигы Н.А.Филин һәм райондагы бер төркем аучылар катнашты.

Н.А. Филин Чүпрәле районы территориясендә 2019-2020 елларда ау чорында аучылык белән шөгыльләнү һәм кайсы чорда нинди киек кошларны һәм җәнлекләрне ауларга мөмкин булуы турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot