news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә хәрби-спорт уеннарында җиңүче мәктәпләр ачыкланды

Хәрби – спорт уеннарының төп максаты: яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, аларга башлангыч хәрби күнекмәләрне өйрәтү һ.б.

Чүпрәледә хәрби-спорт уеннарында җиңүче мәктәпләр ачыкланды
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 8 май, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә “Аҗаган-2019” хәрби – спорт уеннарының зона этабы үтте. Муниципаль этапта җиңү яулаган Иске Чүпрәленең 1нче урта мәктәбе командасы район данын яклады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, аларга башлангыч хәрби күнекмәләрне өйрәтү, командалы рух тәрбияләү, армия хезмәтенә әзерләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру хәрби – спорт уеннарының төп максаты һәм бурычлары булып тора.

Моннан тыш, ул уңай әхлакый кыйммәтләр белән беррәттән кыюлык һәм батырлык тәрбияли”, - ди Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов. Аннан соң ул барлык командаларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән ихлас котлады, ярышларда җитезлек һәм җиңү теләде.

Бу көнне аларга Россия тарихы, тарих белән бәйле булган фактлар, хәрби кораллар, символлар, юлбашчылар турында сорауларга интеллектуаль конкурс кысаларында җавап эзләргә, сафта йөрү һәм җыр, байракка тигезләнү, “АК – 74” автоматын сүтеп – җыю, “Сафта яхшы – сугышта көчле”, “Төз укчы”, 60 метрлы дистанциягә йөгерү һ. б. буенча сынау тотарга туры килде.

Судьялар коллегиясе командаларның экипировкасын, спорт һәм, әлбәттә спорт этапларын узу нәтиҗәләре буенча балларны җентекләп бәяләде. Беренче урынны Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе командасы алды, икенче урында – Тәтеш районы, өченчедә – Кама Тамагы районы. Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100