news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр узачак

Әлеге укулар Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янарлык җитди очракларны булдырмау максатыннан оештырыла.

(Чүпрәле, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә 2017 елның 13-15 ноябрьдә районда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак, дип яза җирле басма.

Әлеге укулар Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янарлык җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан оештырыла.

Бу көннәрдә районда «Игътибар, тыңлагыз!”, «Һава тревогасы”, «Радиация тревогасы”», «Химик тревога»лары бирелергә мөмкин. Сирена тавышлары яңгыраячак, алар даими рәвештә кабатланачак. Бу очракта куркып калмаска кирәк. Район халкыннан тынычлык һәм тәртип саклауны сорыйбыз. Илләребез имин булсын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100