Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледәге "Җылы йорт" приютында яңа проект тормышка ашырыла
"Бергә булдырабыз" проектының максаты - балалар һәм яшүсмерләр тәрбияләнүче социаль приютларга ярдәм итү.
(Чүпрәле, 21 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында Уби авылында урнашкан "Җылы йорт" балалар приютында гына да ел саен 100дән артык бала реабилитация чоры уза, дип яза район газетасы.
Әйтик, 2016 елда алар 121әү булганнар. Гомумән, приют ачылган 1998 елдан бирле биредә меңләп бала тәрбия алган. Район балаларыннан тыш, биредә Идел буе зонасына кергән, Буа, Кайбыч, Апас, Тәтеш һ.б.районнардан да тәрбиялүнүчеләр байтак. Приютта тәрбияләнүчеләр аянычлы язмышка дучар, әти-әни җылысыннан мәхрүм булган, авыр социаль хәлдә калган гаиләләрдән йолып алынган балалар. Әти-әнисе булмау, булса да аларның тәртипсез тормыш алып баруы аркасында приютта яшәргә мәҗбүр балаларның әхлак тәрбиясенә нык зыян килә. Аларның үз-үзләрен карау, хезмәт сөю, яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашу тәҗрибәсе түбән дәрәҗәдә. Ә бит аларга олы тормыш юлына чыгасы, бу дөньяда яшисе бар. Аларны хезмәткә өйрәтү, профессия үзләштерүгә этәрү мөһим. Шуңа да социаль приютлардагы шартларны гаиләнекенә якынайту буенча республикада, шулай ук район күләмендә дә шактый эш алып барыла.
Агымдагы елда бу юнәлештә яңа социаль–гуманитар проект эшли башлады. Ул – "Бергә булдырабыз" дип атала. Проектның максаты-балалар һәм яшүсмерләр тәрбияләнүче социаль приютларга ярдәм итү.
Проект өч юнәлештә алып барыла : "Үзем эшлим, үзем булдырам", "Кунак бүлмәсе", "Спорт сайлыйм". Яшүсмерләрне көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә өйрәтү, һөнәрләр белән таныштырү күздә тотыла. "Кунак бүлмәсе" дигәндә, балаларга әти-әниләре, туганнары, уллыкка алырга теләүче гаиләләр белән очрашырга уңайлы бүлмәләр булдыру, бала белән аның якыннары арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләне бала кайтаруга әзерләү өлкәсендә эшләргә туры киләчәк. Приют территорисендә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә кызыктыру бурычы да куела.
Проект "Мәрхәмәт" берләшмәсе "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар берләшмәләре белән берлектә тормышка ашырыла.
Әлбәттә, иҗтимагый эшчәнлек алып баруда бернинди тоткарлыклар юк. Ә менә матди ярдәм кирәк булган чараларда проект кысаларында финанс ярдәмен җирле хәйриячеләр күрсәтер, дип күздә тоталар.
"Җылы йорт" приютында узган попечительлек Советы утырышының көн тәртибендә дә шушы мәсьәләләр каралды. Райондагы попечительлек Советы рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов утырышка чакырылган, даими рәвештә район күләмендә үткәрелгән эшләрдә игелекле гамәлләре белән катнашкан хәйриячеләр алдында, югары әйтелгән проектны тормышка ашыруда булышлык сорады. Бу беренче чиратта, приютта тормышка ашырылачак проектның өч юнәлеше турында сүз барды. Әйтик, "Кунак бүлмәсе" юнәлешендә җиһазлау, төзекләндерү өчен шактый матди ярдәм таләп ителә. Шулай ук, приют территориясендә балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру, һөнәри шөгыль юнәлешендә тегү – чигү машинасы алу һ.б, һ.б. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге эшләрне башкару өчен күләмле хәйрия ярдәме сорала.
Приют директоры Алевтина Халилова, үз чиратында балаларның тормышлары, үзшөгыльләре, биредәге ашау-эчү, ял вакытлары белән таныштырды һәм яңа утырышка чакырылган кунакларның яңа проектта катнашачакларына өметләрен баглады.
Әйтергә кирәк, проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле, республикадагы социаль приютларда шактый эш башкарылган. Район күләмендә "Бергә булдырабыз" социаль–гуманитар проектына да нәтиҗәләр "Җылы йорт" приютында август аенда ясалачак. Бу чорда республика министрлык вәкилләре катнашында киңәйтелгән утырыш узачак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз