Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледәге "Акчарлак" балалар лагерында юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре көне үтте
Районның "Акчарлак" балалар лагерында бүгенге көндә өченче сменада 83 бала ял итә.
(Чүпрәле, 28 июль, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Җәй – иң матур чор. Балалар каникулларда, төрле лагерьларда ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. Лагерь тормышы үзенә бер күңелле, биредә балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы итәр өчен төрле чаралар үткәрелә. 26 июль көнне Чүпрәледә Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре көне үтте, дип хәбәр итә Татарстанның Чүпрәле районы "Туган як" газетасы.
Әлеге көн уңаеннан "Акчарлак" балалар-сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар белән очрашуга район эчке эшләр бүлеге ветераннары Иван Чамин, Фариз Шакиров, Казан шәһәре "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева, райондагы ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев килгән иделәр.
Чара юл йөрү кагыйдәләренә багышланган видеоролик күрсәтү белән башланып китте һәм балаларның чыгышлары белән дәвам итте. Аннан соң балалар һәм килгән кунаклар ике командага бүленеп "Юл йөрү кагыйдәләре-2017" темасы буенча тест-сорауларга җаваплар бирделәр.
Килгән кунаклар Иван Чамин, Фариз Шакиров, Айрат Хуҗиев балалар алдында чыгыш ясап, үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен белүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Чараның икенче өлешендә исә балалар Дельфиннар, Китлар, Карасьлар командаларына бүленеп көч сынаштылар. Биремнәр бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Өлкән вожатый Сергей Мутин бәйрәмне бик оста алып барды, биредә бер генә бала да тик тормады, командалар ярышканда, җанатарлар аларга көч биреп, ярдәм итеп торды.
Соңыннан Анна Сергудаева чарага нәтиҗә ясап, балаларга Казан шәһәре "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге тарафыннан бүләкләр тапшырды. Бәйрәм соңында килгән кунаклар балалар белән истәлеккә фотога да төштеләр, дип яза район газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз