Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә "Ел тәрбиячесе -2018" бәйгесе узды
1 һәм 2 нче урынны яулаган тәрбиячеләр 20 февраль дә узачак зонаара бәйгедә көч сынашачаклар.
(Чүпрәле, 1 феврал, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). 1 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр көч сынашты. Традицион "Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенең район турында катнашырга 7 тәрбияче: Фрида Вәлитова, Миләүшә Миннебаева, Рамиля Низамова, Алсу Нуруллова, Марина Садеева, Елена Зайцева, Анастасия Хабардова дәгъва кылды, дип яза җирле басма.
Тәрбияче кешегә дә җитмеш төрле һөнәр аз: ул – шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә. Ә менә 2 номерлы "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Миннебаева әлеге исемлекне тагын да дәвам итеп, бәйләү буенча да балаларга мәхәббәт уяткан. Бәйләүләр дә гадәти түгел, ә бармаклар ярдәмендә. "Бу исә кул, бармаклар өчен бик файдалы", ди узе бу турыда. Үзләренең эшләнмәләрен алар бәйгедә катнашучылар игътибарына да тәкъдим иттеләр.
Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр уйлап тапмый. Дүрт юллык шигырьләрне өйрәнү өчен, мәсәлән, 1 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы тәрбиячесе Фрида Вәлитова бармакларга рәсемле балдаклар киеп эш итә.
Рәсем сәнгатенә, тирә-юньне өйрәнүгә мәхәббәт уятуда, математика буенча да уен элементларын конкурсантлар үзләренең осталыкларын мастер-класс чыгышында, презентация аша да күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, 1 урынга Миләүшә Миннебаева, 2 урынга –Марина Садеева һәм 3 урынга Алсу Нуруллова лаек булдылар. 1 һәм 2 нче урынны яулаган тәрбиячеләр 20 февраль дә узачак зонаара бәйгедә көч сынашачаклар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз