news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә ел башыннан бирле 25 административ эш каралган

"Төзекләндерү" маддәсе буенча кагыйдә бозган өчен штраф күләме – 2 мең сумны тәшкил итә.

(Чүпрәле, 9 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Административ комиссия ел әйләнәсе эшли, ел башыннан авыл җирлекләрендә яшәүче халыкка өй янындагы чүп-чар, төзелеш материаллары өемнәре һ. б. өчен җәзалар бирде. Агымдагы ел башыннан бирле Чүпрәледә дүрт утырыш узды, анда 25 административ эш тикшерелде, дип яза җирле басма.

Халык телендә "Һәркем үз хатасы өстендә өйрәнә" дигән әйтем бар. Чираттагы административ комиссия утырышына килүче Зур Аксу авылының бер урам халкы да моны таныды. Алар белән бергә килгән авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов:

– 2013 елдан бирле кисәтеп киләм. Һәр кисәтү закон нигезендә теркәлеп бара. Кайсыдыр аңа колак салды, тәртипкә өйрәнде. Тик кисәтүләргә колак салмаучылар да булды. Тормыш булгач, барысы да бар. Чүпләнә дә, кешеләрнең төзү эшләре белән мәшгуль булганнарын да, аңлыйбыз. Ләкин бит беренчесендә җыеп, икенчесендә авыл җирлегеннән белешмә алырга гына кирәк һәм мондый проблемалар килеп тумас иде, - ди.

Әлеге авыл җирлегенең бер урамыннан алты йорт хуҗасы да үз гаепләрен тулысынча танып, башка мондый тәртип бозулар кабатланмас, дип сүз бирделәр.

Комиссия утырышына килүче башкалар өчен дә канун бер: "төзекләндерү" маддәсе буенча кагыйдә бозган өчен штраф күләме – 2 мең сумны тәшкил итә. Ел дәвамында тәртип бозу кабатланса, ул 2 меңнән 5 мең сумга күтәрелә.

Матур җәй айлары җитү белән йорт хайваннарын иректә йөртергә яраткан райондашларыбызны да кисәтәбез, әлеге тәртип бозу өчен дә беркетмә язу каралган, ахыры акчалата җәзага тарту белән тәмамланачак. Соңгы елларда беркетмә төзү хокукы авыл җирлекләре башлыкларына да бирелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100